Кышны йоклап уздырмагыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кышны йоклап уздырмагыз!

Кышны йоклап уздырмагыз!

·        Кыш! Кар! Саф һава! Аклык! Пакьлек! Ничек рәхәт урамда! Салкын бит, дисезме? Битләр, кулларыгыз туңамы? Эх, шундый рәхәт вакытны суыктан качып уздыра күрмәгез тагын! Көннәрегез файдалы һәм мавыктыргыч узсын өчен, кыш көне тормышка ашырырга тиешле эшләр исемлеген тәкъдим итәбез!

·        Юлыгызда очраган бер генә бозлы урыннан да шумыйча китә күрмәгез!

·        Шугалакка барырга онытмагыз! Бу – кышның иң күңелле ялы! Кыш буена бер тапкыр гына булса да тимераякта шуып кайту комачау итмәс!

·        Үзегезне сынчы, дип уйлап, Кар бабайлар конкурсы оештырып алыгыз!

·        Кошларга җимлек ясап, нәни дусларыбызны да бәхетле итәргә онытмагыз!

·        Иң зур боз сөңгесе белән фехтование ярышы үткәреп алу да кәефегезне күтәрер.

·        Тел белән кар бөртеген тотып калырга кем генә яратмый икән? Сез дә онытмагыз!

·        Таудан төшкәндә иң оста чанада шуучы икәнегезне дә күрсәтегез!

·        Якындагы урман буйлап, чаңгыда йөреп кайтыгыз. Термос белән кайнар чәй, компас, җылы бияләйләр дә алыгыз. Иң мөһиме, чаңгыгыз онытылып калмасын!

·        Салют җибәрегез! Бу эштә әти-әниләрегез ярдәмгә килер! Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә төгәл үтәү мөһим!

·        Чыршы бизәгез! Тиздән аны Кыш бабай сезнең ишек төбенә куеп китәчәк.

·        Чыршыны үз кулыгыз белән ясаган уенчык тагын да бизәр! Дусларыгызга бүләк итеп ясасагыз, алар да сөенер.

·        Елга нәтиҗә ясап, киләсесенә планнар да кора башларга мөмкин.

·        Берәр яңа ризык пешерергә өйрәнергә була. Әниегез дә сөенер! Кулинар мастер-класска барырга яки интернеттан тәмле рецептлар табарга мөмкин.

·        Үзегезнең йорт тирәсен өйрәнегез! Кызык түгелме? Өегез яныннан яки күрше өй тирәли йөреп килегез. Шундый матур чыршы үсеп утырганын белмисездер дә әле!

·        Кышкы паркның матурлыгын күрми калмагыз! Саф салкын һава сулап кайтыгыз.

·        Казанда кышларга бик күп үрдәкләр һәм башка кошлар кала! Аларны бу җиңел булмаган чорда сакларга һәм ашатырга кирәк!

·        Көнсаен бер җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз! Бу кыш көне организмга җитми торган витаминнар һәм микроэлементлар запасын тулыландырырга ярдәм итәчәк.

·        Күүүүп итеп мандарин ашагыз!

·        Бер көн булса да интернетсыз һәм социаль челтәрләрсез яшәп кара. Дусларың белән очраш, күңел ач! Телефоның да ял итсен.

·        Көн саен елмаегыз! Әлеге матур гадәтнең көндәлек тормышыгызга кергәнен сизми дә калырсыз! Һәм һәр көнегез күтәренке кәефтә узар!

 

Дизайн без названия (39).png

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...