Сәләтле, шук, шаян, кыю, һәрвакыт актив! Бу тасвирлауда үз балагызны таныдыгызмы?
Әгәр җавап уңай икән, «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының кастингында катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Бәлки, сезнең сабыегыз бик тиздән чып-чын экран йолдызына әйләнер!
Без, 5 - 10 яшьтәге, татар телен камил белгән сәләтле балалар эзлибез!
Кастингка эләгү шартлары бик гади:
· Сайтта беркетелгән анкетаны тутырырга;
· Балагызның, ТАТАР ТЕЛЕНДӘ кыскача үзе, талантлары турында сөйләгән видеоязмасын төшерергә ( 1 минуттан артмасын);
· Видеоязманы, анкетаны [email protected] электрон почтасына җибәрергә;
· Кастингның икенче этабына чакыру көтергә һәм бергәләшеп «ШАЯН ТВ» каналын карарга!
Анкета
Комментарийлар: