Карлыган көнендә 10 кызыклы факт!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Карлыган көнендә 10 кызыклы факт!

Карлыган көнендә 10 кызыклы факт!

14 июль – иң файдалы җимешләрнең берсе, карлыган көне билгеләп үтелә. Карлыганны даими куллану иммунитетны ныгытуы барыбызга билгеле. Әлеге җимеш турында турында 10 кызыклы факт:

1. Бу җиләк бик күп җирләрдә үсә. Аны бары тик ике континентта — Австралия һәм Антарктида гына үстермиләр.
2. Иң файдалы һәм тәмле карлыган-кыска һәм эссе җәйле районнарда, шул исәптән төньяк киңлекләрдә дә үсә.

3. Өлгермәгән карлыганда с витамины өлгергәндәгегә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа күрә балаларны куактан: «ашамый тор, әле, өлгермәгән», - дип куарга кирәкми.

4. Дөньяда йөз ярымнан артык төрле төстәге карлыган бар, әмма, күпчелек кешеләргә бары тик кара, кызыл һәм агы гына билгеле.

5. Карлыган яфраклары аның җиләкләре кебек үк диярлек витаминнарга бай, шуңа күрә аларны йорт консервлары ясаганда борын-борыннан кулланалар.

6. Кайчандыр карлыган «монастырь җиләге» дигән исем астында билгеле булган, чөнки аны барлык монастырьларда диярлек үстергәннәр.

7. Карлыган радиацион нурланыш нәтиҗәләрен организмнан чыгара.

8. Биологик күзлектән караганда карлыганның якын туганы-крыжовник.

9. Карлыганның дөнья буйлап таралуы каян башланганын берәү дә төгәл белми, әмма бу үсемлекнең ватаны - Азия дип фаразлана. Әмма Россия карлыган үстерү күләме буенча дөньяда беренче урында тора.

10. Кара карлыганнан азык-төлек производствосында кулланыла торган табигый буягыч ясала.

Карлыган белән сыйланып, үзегезгә ел буена җитәрлек витамин җыеп калырга ашыгыгыз!

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...