1. @shaiantv һәм teatr_g.karieva instagram аккаунтына языл!
2. Пост астында комментарийда дусларыңны билгелә (чикләүсез)!
Һәм без махсус программа ярдәмендә 24 октябрь җиңүчеләрне билгеләрбез.
“СӘЛАМ, АКТӘПИ!” СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫ!
26 һәм 27 октябрь 13:00 һәм 17:00 сәгатьтә Александра Сальникова пьесасы буенча «Сәлам, Актәпи!» спектакленең премьерасы була. Татар теленә Халисә Уразова тәрҗемә итте. Апрель аенда узган “Tamga” беренче режиссерлык лабораториясендә катнашкан әлеге спектакльнең эскиз версиясе тамашачыларда кызыксыну уятты, хәзер исә аның тулы куелышын күрергә мөмкин.
«Сәлам, Актәпи!» — гадәти булмаган һәм җанга ятышлы, шартлылык традицияләрендә куелган камералы спектакльләрнең берсе. Төп һәм эпизодик геройлар урынына сәхнәдә тамашачыларга балачак истәлекләрен бәян итүче берничә персонаж катнаша. Аларның барысын да дүрт аяклы дус - этле булу хыялы берләштерә.
Спектакль режиссеры – “Алтын битлек" театр премиясе номинанты, театр рәссамы, бэби-театр һәм курчаклар белән шөгыльләнүче Александра Ловянникова (Мәскәү).
Аның эшләре Россия, Испания, Төркия, Хорватия, Эстония, Көньяк Корея һәм Казахстан фестивальләрендә катнаша. «Камера обскура» һәм «Мойры Петроградского района» спектакльләре «Алтын битлек»кә дәгъва ителә.
"Минем беркайчан да татар телендә сөйләшүчеләр белән эшләгәнем булмады. Татар телендә спектакльне дә беренче тапкыр куям”, – ди режиссер.
Комментарийлар: