Язның беренче хәбәрчеләре килде!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Язның беренче хәбәрчеләре килде!

Язның беренче хәбәрчеләре килде!

Язның беренче хәбәрчеләре кара каргалар да килде! Ур-ра! Чын-чынлап яз килә!

Иң беренче яз кәефен кара каргалар алып килә! Чәүкәләр дә чыр-чу килеп, сөенеп каршы алды аларны! Табигать әкренләп уяна!

17 мартта кара каргалар элеккеге ояларына килсәләр, яз иртә килер, сулар тиз китеп бетәр, дигән халык сынамышы бар. Каргалар инде күренә дә башладылар. Бүген көн буранлап та тора. Ә карга бураннары белән яз килә, дигәннәр. Димәк, көннәрнең җылытуы да озак көттермәс!

0.jpg

Салкын тышта, ә шулай да
Күңелдә язгы хисләр,
Йөрәк тибә язлар көтеп,
Яз соңарса, ул нишләр?

Март уртасы җитеп килә,
Кыш һәм яз бил алыша,
Күптән юлга чыкса да яз,
Кыш һаман тарткалаша.

Кара каргалар да килде,
Яз нишләргә дә белми,
Түбәләрдә боз соңгесе,
Ә кыш һаман бирешми.

Күчмә кошлар сагынгандыр
Туып үскән якларын,
Бар да көтә яз килгәнен
Җыеп сабырлыкларын.

               Фәймә Зәйнуллина


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...