Бик күпләребез түземсезлек белән көтеп ала торган мизгел. Кар яу ды бит, дуслар! Беренче карга күңел сабыйларча сөенә, үзенә күрә бер саф, ихлас хисләр кичерә.
Ак чәчәктәй - ак кар ява. Аклык - чисталык. Ак карны чисталык символы дип тә атарга мөмкин. Чөнки беренче кар барлык дөньяны чисталыкка, сафлыкка күмә. Әйтерсең лә, табигать тирән йокыга тала. Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып, пакьләнеп калган кебек тоела. Җылы көннәрне, шулай итеп, сагынып сөйләргә генә кала.
Ә кар яугач, табигать үзенчә матур. Бар дөнья яктыра, акка күмелә. Кыш бабай күбрәк карны ноябрь ахырларында яудыра башлар дип көтәбез. Халык сынамышларына ышансаң, беренче кар яуганнан соң 40 көн үтүгә инде җирдә кар ятачак, чын кыш киләчәк.
Бәхет өчен күп кирәкми! Бары тик бер кар бөртеге! Юктан да бәхет табып, кечкенә генә шатлыклы мизгелләрне дә могҗизага тиңләп, сөенеп яшик, дуслар! Җылырак киенеп йөрергә тырышыйк, сәламәтлегебезне кайгыртыйк, якыннарыбыз белән булыйк.
Ап-ак кар белән капланды
Кичә, бүген җир өсте,
Соңгы аем бетә бит, дип,
Кисәтәдер көз безне.
Әзерлекне тикшерә ул
Кышны каршы алырга,
Озакламый чынлап килер,
Кирәк бит каршыларга.
Хәере белән килсен ул,
Көтә кышны балалар,
Чана-чаңгыда шуарга,
Ясарга кардан таулар.
Фәймә Зайнуллина
Комментарийлар: