«Капитан Кракен һәм аның командасы»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Капитан Кракен һәм аның командасы»!

«Капитан Кракен һәм аның командасы»!

Тапкыр капитан-осьминог Кракен өч кечкенә оныгы белән тамашачыларны дөнья буенча сәяхәткә, күңелле маҗараларга һәм кызыклы ачышларга чакыра!

Кап-кара диңгез төбендә коточкыч куркыныч Кракен яши. Ә чынлыкта исә ул бөтенләй дә явыз түгел, ә корабльнең хөрмәтле капитаны һәм өч кечкенә оныгы - Флип, Кря һәм Сью өчен яраткан бабалары. Капитан бабай белән берәүгә дә күңелсез түгел! Кракен җитәкчелегендә әлеге диңгез гаиләсе көн саен үзләренә онытылмаслык маҗаралар эзли һәм ниндидер яңалыкларга юлыга.

Иртәгәдән нәни тамашачыларыбызны гаҗәеп су асты дөньясына юнәлергә һәм «Капитан Кракен һәм аның командасы» мультсериалын карарга чакырабыз! Дүшәмбедән җомгага кадәр 06:35, 14:35 һәм 22:35 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...