20 Август 2019
Дуслар, 22 нче август иртәнге 9:40 безнең инстаграм туры эфирында «Калеб» тапшыруы алып баручысы Гөлчәчәк Шәйхетдинова булачак.
"Калеб" тапшыруы сәнгатьтәге яңа буын татар яшьләре турында. Ул - яшьләрнең иҗаты һәм фикерләре чагыла торган мәйдан.
"Калеб" сүзе "йөрәк", "рух" мәгънәсендә тәрҗемә ителә, шуңа күрә тапшыру йөрәк җылысы белән эшләнә. Аның төп үзенчәлеге - иркенлек, ирек, монда чикләр юк.
Әлеге туры эфирда тапшыруга әзерлек, камера артында булган вакыйгалар һәм күп кенә кызыклы хәлләрне күрсәтербез, сезнең сорауларга җавап бирербез!
Комментарийлар: