Дуслар, ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри составы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алар арасында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты Илдар Зиннур улы Хәйруллин да бар.
* 1950 елның 6 июнендә Казан шәһәрендә туа.
* Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
* Театр училищесында актерлык осталыгы укыта. Спектакльләр куя.
* Илдар Хәйруллин - күпкырлы актер. Иҗатының башлангыч чорында баш рольләрдә яшь егетләрне уйнаса, соңыннан төрле планда һәм төрле жанрда характерлар тудыру остасы.
* Татарча фильмнарда бик күп рольләр башкара.
* Уйнаган спектакльләре: «Борчылма, әнием» (Н.Думбадзе); «Эңгер-меңгер» (А.Гыйләҗев); «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ат карагы», «Моңлы бер җыр» (Т.Миңнуллин); «Мәхәббәтең чын булса» (Х.Вахит); «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт); «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев); «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин); Җанбай — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), «Карак» (З.Хәким); «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф.Бүләков).
Рәсем Яндекстан алынды
Сез әле «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга өлгерәсез! Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Эшләрегезне җибәрегез!
Премиаль фонд саллы - 1500 000 сум.
Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.
Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.
Комментарийлар: