«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

Дуслар, ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри составы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алар арасында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та бар.

* Ирек Галимулла улы Хафизов 1976 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылында туа.

* Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала.

* 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. Ул «Татаркино» оешмасының кастинг менеджеры буларак та билгеле. 2021 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының профком рәисе.

00.jpg

Фотосурәт Яндекстан алынды

* Уйнаган спектакльләре: Х.Вахит. «Туй алдыннан», Ю.Әминов. «Өти балак Гөлүзә», Т.Миңнуллин «Ак тәүбә, кара тәүбә», Б.Брехт. «Кураж ана һәм аның балалары», И.Юзеев. «Сандугачлар килгән безгә», И.Мәхмүтова «Мәхәббәт чишмәсе», Ш.Фәрхетдинов. «Эх, алмагачлары!», Т.Миңнуллин. «Төш», И.Юзеев «Гашыйклар тавы», И.Зәйниев. «Мәдинә», «Кияү урлау», «Өч аршын җир», Т.Миңнуллин. «Нәзер», И.Мәхмүтова. «Син бит минем бергенәм», һ.б.

* Р.Батулла әсәре буенча куелган «Бичаракай» фильмында Ирек Хафизов Илшат роле белән тамашачыны үзенә әсир итә.

 

Сез әле «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга өлгерәсез! Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Эшләрегезне җибәрегез!

Премиаль фонд саллы - 1500 000 сум.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...