«ШАЯН»нарның җәйге ялы ничек үткән?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН»нарның җәйге ялы ничек үткән?

«ШАЯН»нарның җәйге ялы ничек үткән?

«ШАЯН»нарның җәйге ялы ничек үткән?

Җәйнең соңгы көне белән, дуслар! Иртәгәдән без яңа ел фасылына – алтын көзгә аяк басачакбыз. Тик бу әле һич кенә дә күңелсезләнер өчен сәбәп түгел! Алда безне әбиләр чуагы, җәйнең дәвамы булып торучы – алтын яфраклы, гаҗәеп төсле көннәр көтә! Бүген исә җәйге ялларга йомгак ясарга, хис-кичерешләрне барларга, алдагы көннәргә планнар корырга – менә дигән вакыт!

Ә «ШАЯН»нарның җәйге ялы ничек үткән икән? Үзләреннән белештек!

Азалия Шәрипова: “Быелгы җәй бик шәп узды, Аллага шөкер! Сабантуйларда да ял иттем, су коендым, кызындым, республикабызның һәм башкалабызның матур җирләрен карап кайттым. Дусларың һәм гаиләң яныңда булганда шундый рәхәт һәм күңелле! Минем җәем лагерьсыз була алмый, берсенә булса да барып кайтырга кирәк, ә быел “Алдынгылар хәрәкәте” уздырган сменада да, “Сәләт”тә дә булып кайттым, бик ошады! Озын сүзнең кыскасы, “ҖӘЙ- 2023” бик яхшы узды, киләсе елларда да шундый күңелле булыр әле, Алла боерса”!

d9af9ff8-9fe0-49a0-b4db-0bb7d1cdaf37.jpg 

Җәмил Хәбибрахманов: “Минем җәй шәп иде. Кайларда гына булмадым: дуслар белән лагерьда да ял иттем, әби бабай белән авылда да рәхәтләндем. Җәй бик шәп булса да, бик тиз узды. Бу минем иң тиз узган җәем, дип саныйм”.

8484bfdb-e951-4ce9-adc0-5486674d99fd.jpg 

Зәйнәп Хөснуллина: “Җәй - иң матур, иң көтеп алган ел фасылларының берсе. Быел җәем тиз үтсә дә, истә калган вакыйгалар әз булмады. Беренче тапкыр лагерьга барып кайттым. Лагерда булгын 18 көн эчендә бик күп тәҗрибә тупладым. Шулай ук Мәскәүдә дә булдым. Анда да көч туплап, матурлыкка сокланып йөрдем. Хәзер инде яңа көчләр белән яңа уку елына әзерләнәм”.

64a7b131-885a-4948-9718-df3916cea8a2.jpg

Кәрим Җамалиев: “Мин жәйне бик кызык үткәрдем. Гаиләм белән табигатьтә ял иттем, су коендым, велосипедта йордем, “Сәләт-Шәхес” лагерена барып кайттым. Шулай ук эшләргә дә өлгердем”.

55ba0955-16e8-402d-b94c-3cc33e4d57e4.jpg

Аяз Әһлиуллин: “Җәй бик күңелле һәм бик тиз үтте. Бу җәйне мин тулысынча авылда үткәрдем дисәм дә була. Дусларым белән балыкка бардык, урамда уйнадык, рәхәтләнеп күңел ачтык! Әби-бабайга булыштым. Август башында Балалар Форумына Мәскәүгә барып кайттым, анда төрле остаханәләр булды, миңа бик ошады! Бу җәй бик шәп узды”!

3c25975b-ad84-4fcd-9e7c-1898d30db8e6.jpg

Әнвәр Хәертдинов:Минем быелгы җәйге ялларым бик кызык һәм мавыктыргыч узды. Җәй башында «ШАЯН ТВ» белән бергә Мәскәү шәһәрендә узган “Включайся” фестиваленә барып кайттык. Безгә анда бик ошады. Төрле күренекле кешеләр белән аралаштык, кыскасы, аннан без канатланып, илһамланып кайттык. Соңыннан туган ягыма, дәү әти һәм дәү әниләргә кайтып киттем. Анда, чын мәгънәсендә, ял иттем. Су коендык, балыкка йөрдек, дәү әниләрем пешергән тәмле ризыклар белән сыйландык, җиләк-җимешләр җыйдык. Ә каникулның соңгы көннәрен мин Иннополиста оештырылган Халыкара “Дуслар” лагерында ял итеп кайттым. Бу минем өчен көтелмәгән чара булды. Рәсәйдән 100 бала арасыннан мине сайлап алуларына ышанып бетмәгән идем. Анда төрле илләрдән килгәннәр. Бик тиз уртак тел табып, инглиз телен шомартып кайттым. Менә шулай сизелми генә үтте дә китте җәйге яллар”.

эн.jpg

Ләйлә Таишева: “ШАЯН ТВ” каналының “Кичке әкиятләр” тапшыруы алып баручысы Ләйлә исә “Голоса Казани - Казан тавышлары” перформансында катнашты. Шигырьләрне шәһәр Мэриясе бинасы балконында Казан театрларының әйдәп баручы актерлары, шулай ук театр һәм кино актрисалары белән уку – зур дәрәҗә!

DSC_6858.jpg

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...