Җәйгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җәйгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге!

Җәйгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге!

Җәй - иң күңелле вакыт! Ләкин кайберәүләр җәйге каникулларда нәрсә белән шөгыльләнергә белми һәм вакытны бушка үткәрә. Шуңа күрә без сезгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге әзерләдек! Җәй бик кыска, тизрәк бөтен пунктларны да сызып ташларга ашыгыгыз!

* Көненә 30 000 адым узарга.
* Вакытны кояш сәгатьләре буенча белергә.
* Учакта тәмле ризык әзерләргә.
* Салават күперен күрергә һәм теләк теләргә.
* Яңгыр астында йөрергә.
* Урманга җиләк җыярга яисә гөмбәгә барырга.
* Кыр чәчәкләреннән тәкыя үрергә.
* Үлән өстеннән яланаяк йөрергә.
* Дуслар белән пикникка чыгарга.
* Елгада яки күлдә су коенырга.
* Таганда атынырга.
* Гамакта йокларга.
* Чикерткә тотарга.
* Болытларны карап, үлән өстендә ятарга.
* Җәйге фотосессия үткәрергә.
* Агач утыртырга.
* Таң каршыларга.
* Йолдыз атылганын күзәтергә.
* Кошлар сайравын тыңларга.
* Татлы мамык ашарга.
* Кыр чәчәкләре бәйләме җыярга.
* Агачны кочаклап, аннан энергия алырга.
* Бакчада эшләргә.
* Туйганчы йокларга.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...