22 Август 2020
Дуслар, бакчаларда яз көне утырткан яшелчәләребез мул җимеш бирә. Шул уңайдан сезнең игътибарга кызыклы табышмаклар
Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
***
Катлы-катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә.
***
Үзем турыйм, үзем елыйм да елыйм.
***
Йодрык-йодрык булып үсә,
Алма кебек кызарып пешә.
Үзе бик матур,
Аны кем әйтер?
***
Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык.
***
Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер,
Аны икән кем белер?
***
Түгәрәк ул, ай түгел,
Сары, тик кояш тугел.
Тәмле, тик алма түгел,
Койрыклы, тычкан түгел.
***
Җир астында алтын казык.
***
Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк.
Комментарийлар: