Гыйльметдинов Илдар Ирек улы котлый

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Гыйльметдинов Илдар Ирек улы котлый

Гыйльметдинов Илдар Ирек улы котлый

«ШАЯН ТВ» каналына 1 ел!

Хөрмәтле дуслар, кадерле «ШАЯН»лылар! Сезне ихлас күңелемнән шушы матур бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сез ныклы адымнар белән алга барасыз, нәни тамашачыларның күңелен яулап алуда зур эшләр башкарасыз. Сезнең экраннардан махсус проектлар, телевизион уен-шоулар һәм викториналар, татар халкыбызның күренекле шәхесләре, тарихы, фәнни-популяр, дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар белән танышырга була, ә иң әһәмиятлесе: тәүлек әйләнәсе татар телендә тыңларга, татар телен өйрәнергә була. Балалар белән беррәтән, бөтен гаилә өчен кызыклы канал, дип саныйм.

Сезгә киләчәктә тамашачылар арасында популярлыкны яулап алуда яңа казанышлар, барлык планнарыгызның тормышка ашуын, милли мәдәниятебезне яктырткан яңа проектлар, эшегездә күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар телим.

Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисе,
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе
Илдар Гыйльметдинов

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...