Әкият илендә: « Комсызлык бәласе»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әкият илендә: « Комсызлык бәласе»!

Әкият илендә: « Комсызлык бәласе»!

Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да, сыр тигез булмас төсле күренгән аларга.

— Бирегез, үзем бүлеп бирим, — дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган.

— Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары. Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе. Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел, диешкәннәр.

Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый, Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган.

— Кечкенә булса да тигезләр! — дигән Төлке, шаркылдап көлеп. — Ашагыз, тәмле булсын! Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар. Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була икән.

                                                                                        Венгр халык әкияте

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...