«ШАЯН ТВ» туган телне сакларга ярдәм итә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» туган телне сакларга ярдәм итә

«ШАЯН ТВ» туган телне сакларга ярдәм итә

Иң шәп бала буласыгыз киләме? Алайса зәңгәр экраннар аша «ШАЯН ТВ» телеканалы белән дуслашырга ашыгыгыз! Тәүлек буе эшли торган балалар телеканалы 2018 елның 12 ноябрендә үз эшен башлап җибәрде.

Татарстан җөмһүрияте Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар каналы ачу идеясен хуплап, аны тормышка ашыруга зур өлеш кертте. Аның ярдәме белән татар сабыйлары үз туган телләрендә тапшырулар карап, бу эштә катнашу бәхетенә дә ия булды. Каналның рәсми ачылышында катнашкан президентыбыз, аның эшчәнлеге белән якыннан танышты, хезмәткәрләр һәм яшь алып баручылар белән аралашты. 15 ел эшләү дәверендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә «Яшь ТНВ» балалар һәм яшьләр иҗат коллективы оешты. Ул төрле жанрларда татар телендә тапшырулар әзерләп килде. Сәләтле балалар күп кенә телепроектларны әзерләүдә зур өлеш кертте. Аларны тамашачылар да яратып карады, профессионаллар да югары бәя бирде.

Менә хәзер инде әлеге коллектив үзе мөстәкыйль канал булып үсеп җитте. Ул нәни тамашачыларны танып белү, белем бирү һәм күңел ачу программалары, уен-шоулары һәм викториналар, шулай ук иң яхшы мультипликацион фильмнар, дөньякүләм дәрәҗәдәге шедеврлар – фәнни-популяр, документаль һәм сәнгать жанрлары белән сөендерә. Иң әһәмиятлесе – тапшырулар бары тик татар телендә генә бара. ««ШАЯН ТВ» – мөһим проектларның берсе. Бу канал татар телевидениесе өлкәсендә бик кирәкле һәм отышлы адым. Балалар, яшүсмерләр, хәтта өлкән буын вәкилләрендә дә ул кызыксыну уятты. Чөнки контенты үзгә!” – дип фикерләре белән уртаклашты «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры, баш мөхәррир, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова. «ШАЯН ТВ»ның балалар тапшыруларын әзерләүдә КФУның белем бирү һәм тәрбия методологиясе кафедрасы җитәкчесе, Россия Фәннәр академисяе академигы, педагогик фәннәр докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендәге эксперт төркем дә катнаша.

Каналның төп герое – шук һәм кызыксынучан малай Шаян. Дуслары – үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, электрон уенчык Маэмай. Алар шулай ук балалар журналлары, буягычлар, электрон уеннар геройларына да әверелә.
 
Канал SMART TV, Триколор ТВ, Таттелеком, МТС, Дом.ру, Шаян.ру сайты һәм гаджетларда «ШАЯН» мобиль кушымтасы аша трансляцияләнә. Канал ачылган көнне үк үз эшен башлап җибәргән сайт башкалардан шаянлыгы белән аерылып тора. Ул аңлаешлы, яшьләр телендә, балалар өчен яраклаштырылып ясалган. Монда, «ШАЯН ТВ» каналының геройлары аралаша, диолаглар алып бара. Шул ук вакытта Шаян белән Биби сайлаган җырларны тыңлап ләззәтләнергә мөмкин. Шаян махсус “тимә” дигән төймә ясаган, анда басарга ярамый! Ни өчен икәнен сайтка кереп карагач белә аласыз.  «ШАЯН ТВ» каналын зәңгәр экраннар аша гына түгел, ә юлда смартфоннардан да карарга мөмкин. Сайт аша каналның социаль челтәрләрдәге рәсми битләренә күчү, майлдан хат юллау эшне җиңеләйтә. Мәгълүматны шулай ук рус һәм инглиз телләрендә дә алырга мөмкин.


Динара Миникаева


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...