4 Ноябрь 2023
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне!
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Сезне ихластан әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең күркәм билгесе! Бер-беребезне ихтирам итеп, дус, тату, матур яшик!
Комментарийлар: