«Глаголица» яңа сезон игълан итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Глаголица» яңа сезон игълан итә!

«Глаголица» яңа сезон игълан итә!

Glagolitsa_Poster_Tatar _page-0001 (1).jpg

Татарча шигырьләр яки хикәяләр язасыңмы? Яшең 10 нан 17 гә кадәрме? Халыкара проект – «Глаголица» премиясендә катнаш.

«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яңа сезонын ачып җибәрә!

«Глаголица» – үзеңне таныту өчен менә дигән мөмкинлек:

·         финалистларның әсәрләре чын китапта – Альманахта басылып чыгачак

·         конкурс эшләре республикабызның балалар журналларында дөнья күрәчәк

«Глаголица» – иҗади талантыңны шомарту мөмкинлеге:

120 катнашучы әдәби сменага юллама алачак. Алар

·         Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һ.б. Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән остаханәләрдә катнашачак.

·         «Әдәби һөнәрханә» дәресләрендә яңа юнәлешләр белән танышачак.

«Глаголица» – кызык һәм күңелле:

·         монда яңа дуслар табарсың

·         яшь каләмдәшләрең һәм әйдәманнар белән Казанны гизәрсең

·         осталар белән бергә истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар ясарсың

«Глаголица» – искиткеч бүләкләр оту мөмкинлеге:

·         бүләкләү фондында 36 электрон планшет

·         36 кече китапханә

·         Гран-При ияләренә 8 Бәллүр ябалак бар

Тизрәк www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне конкурска җибәр. «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яшь язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәрҗемәчеләрне көтеп кала!

P.S. www.glagolitsa-rt.ru сайтында «Глаголица» премиясенең положениесе белән танышмый калмагыз. Сорауларыгыз булса, [email protected] оештыру комитетына хат языгыз йә +7 (843) 561-06-12 телефонына шалтыратыгыз.

Эшләрне кабул итү 17.09.2021 көнне тәмамлана.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...