Дуслар! 15 май - Халыкара гаилә көне. БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1993 елдан билгеләнә. Ул гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Гаиләле кеше - иң бәхетле кеше. Ә сез - безнең гаилә. Кадерле шаяннар, алга таба да «ШАЯН ТВ» белән бергә булыгыз.
«Әти, әни һәм мин»
Әти, әни һәм мин –
Без бер тату гаилә.
Без өйдә бергә булганда
Гел елмаясы килә.
Өчәү генә булсак та без
Тормыштан ямь табабыз.
Безне өзелеп сөяләр
Әби белән бабабыз.
Без бик тату гаилә,
Безнең өйдә бар да бар.
Сезгә ак бәхетләр тели
Ләйлә, Илдар һәм Динар.
Л.Ситдикова
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
“2 нче номерлы Урманчы балалар бакчасы”
Комментарийлар: