«ШАЯН ТВ» каналы үзенең 5 еллык туган көне уңаеннан флешмоб игълан итә! Изге теләкләреңне җиткереп, видеокотлау төшер һәм [email protected] почтасына юлла.
Видеога таләпләр:
1) Котлау 15 секундтан артмаска тиеш;
2) 9:16 форматында, вертикаль рәвештә төшерергә;
3) Видео белән бергә ата-аналар (законлы вәкилләр) почтага түбәндәге текстны язарга тиеш: «Мин, ФИО (ата-ана / законлы вәкил) балигъ булмаган баланың ФИОсы «ШАЯН ТВ» каналында шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә һәм видеоны трансляцияләүгә ризалык бирәм».
4) Әгәр балага 18 яшь булган очракта, ул үзе язарга тиеш: «Мин, ФИО, «ШАЯН ТВ» каналында шәхси мәгълүматларымны эшкәртүгә һәм видеоны трансляцияләүгә ризалык бирәм».
Яраткан телеканалың синнән котлаулар көтә!
Комментарийлар: