ЗУР МЕНДӘР ЗЫЯНЛЫ
Зур, биек мендәр муенга уңайсыз, икенче ияк чыгара, муен сызлауга сәбәпче була. Бөтенләй мендәрсез йоклаганда, муен умырткалыгына өстәмә көчәнеш килә, ә бу баш авырту, арка сызлауга китерә ала. Ортопедик мендәр алырга киңәш итәбез.
КҮПМЕ СУ ЭЧӘРГӘ?
Ашказаны җәрәхәтеннән тилмерүчеләргә кайчан һәм күпме су эчәргә икәнен дә белергә кирәк. Иртәнге, төшке һәм кичке ашка ярты сәгать кала – бер, ашаганнан соң 2,5 сәгать узгач, тагын бер стакан су эчәргә кирәк. Бу - тәүлеклек минимум. Тагын эчәсегез килсә, организмны тыңларга кирәк.
БАЛЛЫ РИЗЫК БЕТЧӘ ЧЫГАРАМЫ?
Бетчәләр чыгу куркынычы булганда, баллы ризыкларны чикләргә кирәк, чөнки алар инсулин күтәрелүгә китерә. Нәтиҗәдә, май бизләре тыгыла башлый. Шуңа күрә, бетчәләргә каршы көрәшкәндә, баллы ризыкларны чикләсәң, яхшырак.
ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЕ
“Тургайлар” “ябалаклар”дан озаграк яши. Төнге 12дән иртәнге сәгать 5кә кадәр йокы гормоны мелатонин күбрәк бүленеп чыга икән. Ул организмдагы күп кенә мөһим процессларны җайга сала. Әлеге гормонны яшьлек гормоны дип тә әйтәләр. Аның җитәрлек бүленеп чыгуы вакытыннан алда картаюдан саклый.
Комментарийлар: