27 Ноябрь 2022
Елның Иң якты, иң җылы, иң бәхетле көне бүген! Бүген дөнья иң кадерле кешеләребезнең елмаюы белән яктыра! Галәмнең барлык телләрендә дә «әни» сүзе шундый ук наз белән, изге булып яңгырый,тормыш бүләк иткән олы йөрәкле кешеләребезгә тирән ихтирам хисен уята. Бу матур көн hәрберебез өчен әhәмиятле!
Бәйрәм белән, кадерле ӘНИЛӘРЕБЕЗ!
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
ЗәкияТуфайлова
Комментарийлар: