26 Декабрь 2024
25 декабрь көнне - мәркәзебез Казанда Республика Яңа ел чыршысы узды. Бу елны «Татнефть-Арена» боз сараенда ел дәвамында үзләрен төрле яктан актив күрсәткән балалар җыелды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов яшь тамашачыларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде. «ШАЯН ТВ»каналы да әлеге бәйрәмдә актив катнашты. Балаларга кызыклы анимацион программа, матур фотозона, аквагрим буенча остаханәләр оештырылды. Ә соңыннан нәни дусларыбызга истәлеккә үзенчәлекле буләкләр дә уйнатылды. Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналының актив һәм сәләтле балалары Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен иҗади перфоманс форматындагы каршы алу да оештырдылар.Чарада каналның яшь йолдызлары катнашты: «ШАЯН ТВ»ның «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчесе, «Голос.Дети» проектының суперфиналисты – Сәид Галиуллин, «ТЭФИ KIDS - 2024» бәйгесе җиңүчесе – Ислам Хәбибуллин, блогерыбыз – Ассэль Сәләхова, «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчесе, Россия һәм Халыкара фестивальләр лауреаты – Рөстәм Хөсәенов һәм каналның алып баручылары.Чыгыш «ЕжеВикА» АРТ-фолк группасы башкаруындагы җыр белән тәмамланды! Шулай ук чара кысаларында сәләтле балалар белән түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә Сәид Галиуллин Республикабыз Рәисе белән аралашты, казанышлары, хыяллары белән уртаклашты, яраткан җырын да башкаррды! Афәрин, безнең «ШАЯН»нарыбыз!
Комментарийлар: