Иң яшь кандидат - Элдар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Иң яшь кандидат - Элдар!

Иң яшь кандидат - Элдар!

эльдар 11111.jpg«ШАЯН ТВ» телеканалының алып баручысы Элдар Гыйниятов Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына иң яшь кандидат буларак табылды!  Әлеге яңалык каналыбыз редакциясен бик кызыксындырды һәм без Элдарга берничә сорау бирергә булдык!

1. Элдар, ни өчен син катнашырга уйладың? Үзең теләк белдердеңме? Яки әти-әниең киңәш иттеме?
Мин инстаграмда реклама күреп алдым да, анкетаны тутырып карарга булдым. Бу минем өчен кызык булып тоелды. Минем башка балаларга үрнәк буласым килә. Кешеләргә һәм табигатькә ярдәм итеп яшәргә телим. Әти-әнигә моның турында алар эштән кайткач кына сөйләдем. Алар мине мактадылар һәм, нишләптер, көлделәр.
2. Син катнашучылар (кандидатлар) арасында иң яше - курыкмадыңмы?
Юк курыкмадым, мин бары тик анкетаны гына тутырдым.
3. Гомумән, синеңчә әлеге вазифаны башкаручы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Бу вазифаны башкаручы акыллы, эшчән, тәрбияле һәм, иң мөһиме, тәртипле булырга тиеш. Чөнки ул - безгә үрнәк кеше.
4. Синеңчә ШАЯН ТВ да алган тәҗрибә җәмәгать эшләрендә файдалы булырга мөмкинме?
Әлбәттә, «ШАЯН ТВ» да алган тәҗрибә җәмәгать эшләрендә бик тә файдалы. Безнең телеканалыбыз башкалар белән аралашырга, балаларга, яшьләргә файдалы булырга тәрбияли, күптөрле кызыклы мәгълүмат белән эш итәргә өйрәтә.
5. Алга таба да мондый төр чараларда катнашырга, ә, бәлки тормышыңны шушы юнәлеш белән бәйләргә теләр идеңме?
Әйе, әгәр дә насыйп булса, минем башкаларга файдалы буласым килә.
6. Бүгенге яшьләр - алар нинди?
Бүгенге яшләрнең төрлесе бар: кайберләре күп вакытларын гаджетларда уйнап үткәрәләр. Ә менә икенчеләре, киресенчә, спорт белән шөгыльләнә, күп укый, актив эшләрдә катнаша. Минем дә шундый буласым килә.
7. Сайлап алынган кандидатка балалар һәм яшүсмерләрдән нинди киңәшләр бирер идең?
Мин сайлап алынган кандидатка тырышып эшләргә, ярдәмчел булырга киңәш итәр идем. Ул, башкаларга ярдәм итеп, үрнәк булырга һәм үзе бәхетле булып, эше белән башкаларны да бәхетле итәргә тиеш.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...