* Киви - грипп эпидемиясе вакытында алыштыргысыз. Шулкадәр аскорбин кислотасы бер җиләк-җимештә дә юк. Стресслардан котылу өчен дә җимешнең файдасы бар.
* Ананас - иң билгеле тропик җиләк-җимешләрнең берсе. Аның бавыр, ашказаны-эчәк тракты, йөрәк, чирләре, азканлылыктан, нерв тайпылышлары булганда файдасы зур.
* Кокос - бавырны чистарта, бетчәләрне бетерә, матдәләр алмашын яхшырта, тамакны туйдыра. Кокос согы исә сусауны баса.
* Папайяны икенче төрле “кавын агачы” дип йөртәләр. Аның ябыктыру үзлеге бар. Шикәр диабеты белән чирләүчеләрдә ул инсулинга бәйлелекне киметә.
* Личи - үзенчәлекле җиләк-җимеш. Аның тәме аксыл әчкелтем-баллы. Ул кешегә энергия бирә.
* Лайм - холестерин дәрәҗәсен төшерә. Аны салатларга, ит, балык ризыкларына кушалар.
* Питахайя яки “дракон җимеше” - йөрәк һәм ашкайнату әгъзалары эшчәнлеген яхшырта.
* Маракуйя - шлакларны чыгара, кан басымын күтәрә, бавыр һәм бөер чирләреннән интегүчеләргә файдалы.
* Манго - тиренең торышын яхшырта, җыерчыкларның чыгуын кисәтә. Тирене яшь килеш саклыйсыгыз килсә, көненә бер манго ашагыз.
Комментарийлар: