Бездә кунаклар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бездә кунаклар!

Бездә кунаклар!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналында Мамадыш районыннан килгән укучылар кунакта булдылар. Без, гадәттәгечә, аларны бик сөенеп кабул иттек һәм яшь тамашачыларга студиябез буйлап экскурсия ясадык. Балаларны каналның шәп тапшырулары белән таныштырдык һәм аларның алып баручылары белән әңгәмә кордык.

Укучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табу, мультсериалларның тавышландыру серләренә төшенү, яраткан каналларыннан истәлекле шәп бүләкләр алу бигрәк тә хуш килде.

Очрашу бик җанлы үтте! Тамашачыларга да ошагандыр дип ышанабыз!

ccd708c0-7f69-4765-9716-e297e4ba0e6e.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...