18 Май 2023
Бүген «ШАЯН ТВ» каналы эшчәнлеге белән танышырга «Адымнар» поллилингваль мәктәбе укучылары килделәр. «ШАЯН ТВ» балаларга үзенең танып-белү һәм күңел ачу тапшырулары, масштаблы проектлары, кызыклы мультсериаллары хакында сөйләде. Шулай ук кунаклар өчен күңелле викториналар уздырды. Укучылар барысы да бик актив, уеннарда теләп катнаштылар, яраткан каналларыннан истәлекле бүләкләр оттылар! Балаларның йөзләрендә шат елмаюларын күреп, без дә бик сөендек!
Комментарийлар: