Әкият илендә: «Тавык, Тычкан һәм Көртлек»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әкият илендә: «Тавык, Тычкан һәм Көртлек»!

Әкият илендә: «Тавык, Тычкан һәм Көртлек»!

Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Көннәрдән беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты, шатлыгыннан кытаклап җибәрде:
— Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара?
— Мин бармыйм,— диде Тычкан.
—  Мин дә бармыйм,— диде Көртлек.
Ни эшләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды да он итеп тарттырып куйды.
—  Өйгә онны кем алып кайта? — дип сорады Тавык.
—  Мин алып кайтмыйм,— диде Көртлек.
—  Мин дә алып кайтмыйм,— диде Тычкан. Яхшы. Тавык онны үзе үк алып та кайтты.
—  Ипине кем изә? — дип сорады Тавык.
—  Мин измим,— диде Тычкан.
—  Мин дә измим,— диде Көртлек. Тавык ипине дә үзе изде.
—  Мичкә кем яга? — дип сорады Тавык.
—  Мин якмыйм,— диде Тычкан.
—  Мин дә якмыйм,— диде Көртлек. Тавык мичне дә үзе якты.
—  Мичкә икмәкне кем куя? — дип сорады Тавык.
—  Мин куймыйм,— диде Тычкан.
—  Мин дә куймыйм,— диде Көртлек.
Тавык икмәкләрне дә үзе куйды. Икмәкләр бик уңдылар — кабарып кызарып пештеләр.
Тавык аларны чыгарып өстәлгә куйды да:
—  Ә икмәкне кем ашар? — дип сорады.
—  Мин ашыйм,— диде Тычкан һәм өстәлгә килеп утырды.
—  Мин дә ашыйм,— диде Көртлек, ул да килеп утырды.

Татар халык әкияте

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...