Дустың үзеңнән яхшырак булсын!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дустың үзеңнән яхшырак булсын!

Дустың үзеңнән яхшырак булсын!

Бүген иң якын дуслар көне билгеләп үтелә! Бу бәйрәм якын дусларың белән күрешү, аларга шалтырату, смслар язу өчен менә дигән сәбәп! Әлеге көн иске дуслар белән табышырга, хәл-әхвәл белешергә, очрашырга, ялгызлыктан котылырга ярдәм итә.

Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. «Дуслык таулар күчерә» ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Чын, тугры дусларыгыздан аерылмагыз, дуслар!

* Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.
* Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
* Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.
* Дустын онытканның үзен дә онытырлар.
* Дуслык авыр вакытта беленә.
* Дус байлыктан кыйммәт.
* Ил өстендә илле дустың бул­сын.
* Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.
* Матурлык - бер көнлек, дус­лык- гомерлек.
* Дуссыз кеше - тамырсыз агач.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...