Безнең татар халкы нәрсәләр эшләргә ярата? Тәмле итеп өчпочмак һәм бәлеш пешерергә, биергә, җырларга, матур итеп шигырь сөйләргә һ.б. Татарларга хас булган сыйфат – алар беркайчан үз тарихын онытмыйлар, үзләренең язучылары, артистлары һәм күренекле шәхесләре истәлеген төрле чаралар, бәйрәмнәр оештыралар.
«Идел» яшьләр үзәгендә һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгында чып-чын татарлар эшләгәне күренеп тора. Алар 6 март көнне 15:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында XIV Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесенең Гала-концертын уздыралар.
Әлеге шигъри-музыкаль кичәдә иҗатка, сәнгатькә гашыйк яшьләрнең чыгышларын күрергә, җиңүчеләрнең исемнәрен ишетергә мөмкин булачак.
Бәйгенең максаты – күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү.
Синең инде әлеге Гала-концертка барасың килгәнне күрәм. Димәк синең белән:
Кайчан – 6 март
Ничәдә – 15:00
Кайда – Казан шәһәре, Петербург ур., 55б йортта
күрешәчәкбез. Килми калма, бергәләп татар телен саклыйк!
«ШАЯН ТВ» каналы белән бергә булганың өчен рәхмәт сиңа!
Комментарийлар: