Туган көнең белән, смайлик!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Туган көнең белән, смайлик!

Туган көнең белән, смайлик!

Барыбыз да язма сөйләмдә яратып куллана торган смайликның туган көне бүген! Ул шул дәрәҗәдә безнең тормышка үтеп керде, ансыз берәр хат-хәбәр юлласаң, әйтергә теләгән сүзне дөрес тә аңламаска мөмкиннәр! Яше дә бар икән үзенең! 37 яшьлегең котлы булсын, смайлик!

Дөрестән дә, безнең аралашуны смайлларсыз күз алдына да китереп булмый. Күп очракта, ниндидер сүз урынына шуны гына куеп җавап җибәрү кулайрак та! Тиз, аңлаешлы, кызык та бит әле!

Хис-кичерешләрне әлеге ысул ярдәмендә белгертү 1982 елда барлыкка килгән. Моның өчен смайллар профессор Скотт Фалманга рәхмәтле булырга тиеш. Язышып аралашу барышында елмаю яки моңсулануны күрсәткән смайлларны беренче булып ул куллана башлый. Университет хезмәткәрләре аралаша торган виртуаль тактага ике нокта, сызыкча һәм җәядән торган комбинация юллый. Менә шулай итеп смайликлар барлыкка килә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...