ПОЛЯР КӨННӘР
Норильскида поляр көн башланды. Ул ике айдан артык дәвам итәчәк. Поляр көн – Кояшның тәүлектән артык горизонт артына кермәве, мондый күренеш Арктика төбәкләренә хас. Бу вакытта шәһәр урамнарында фонарьларны кабызмыйлар, чөнки көн яктысы җитә. 25 июльдән 15 августка кадәр Норильскида – ак төннәр. Аларны эңгер-меңгер төннәр алыштыра, якты көн вакыты кыскара бара. Ул күренеш 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары Норильск поляр төнгә керә.
КОҢГЫЗГА - ҺӘЙКӘЛ
Алабамадагы (АКШ) Энтерпрайз шәһәре кешеләре мамык коңгызына һәйкәл куйганнар. Бервакыт коңгыз кырдагы бөтен уңышны юк иткән, һәм фермерлар арахис бизнесына күчкәннәр. Бу үзгәреш бик күпләргә байлык китергән. Менә шуннан соң алар, рәхмәт йөзеннән, коңгызны шулай зурларга карар иткәннәр.
САХАРАДА ЯҢГЫРЛАР КОЙГАН
Сахара чүле - дөньядагы иң эссе чүл. Ә моннан 6000 ел элек бу урында куе тропик урман җәелеп киткән булган, туктаусыз яңгырлар коеп торгач, төрле төрдәге биек-биек үсемлекләр үскән.
ИҢ ОЗЫН МАРШРУТ
Дөньядагы иң озын троллейбус маршруты 96 чакрымны тәшкил итә. Ул Симферополь шәһәрен Алушта һәм Ялта белән тоташтыра. Юлның кайбер участокларында бер троллейбусның икенчесен узып китә ала торган урыннары да бар.
Комментарийлар: