МАШИНАСЫЗ ШӘҺӘР
Шәһәр булгач, машиналар, транспорт кайнап торган урынны күз алдына китерәбез. Нидерландиядә машиналарсыз шәһәр бар. 50 мең кеше яши торган Хаутен дөньядагы иң экологияле шәһәр буларак та танылды. Барысы да 1980 елларда башлана, кала халкын кирәксә-кирәкмәсә машинага утыру гадәтеннән биздерергә булалар, кешеләр велосипедка күчеп утыра. Хәзер ул «автомобильләрсез шәһәр» исемен йөртә. Соңгы 20 елда биредә бернинди җитди юл фаҗигасе булганы юк.
ӨЧ АЙ ОКЕАНДА
51 яшьлек австралияле Тим Шэддок Белла кушаматлы эте белән бернинди ризыксыз һәм сусыз ике ай Тын океанда көймәдә йөзгән. Диңгезче апрель аенда Мексиканың Ла Пас портыннан кузгала. Ул Полинезия утрауларына барырга теләгән. Әмма бер айдан аның көймәсе штормга эләгә һәм андагы электр җайланмалары җимерелә. Алар океанда сусыз, азыксыз һәм элемтәсез калалар. Бәхеткә, Шэддокның балык тоту җайланмалары булган, эте белән чи балык ашаганнар һәм яңгыр суы эчкәннәр. Күптән түгел аның көймәсен тунец тотучыларны озатып баручылар вертолеттан күргәннәр. Диңгезче һәм этне тапканнар. Аларның сәламәтлеге яхшы, бары тик ябыкканнар гына.
АНТАРКТИДАДА КАРБЫЗЛАР ҮСӘ
Россия полярниклары Антарктиданың «Восток» станциясендә карбызлар үстергән. Гыйнвар аенда бирегә карбыз һәм кыяр үстерү өчен җайланмалар кертелүе турында язган идек. Бирегә апрель ахырында тиз өлгерешле ике сорт карбыз чәчелгән. Кояшка якын спектрдагы яктырткычлар кулланылган, май ахырында исә белгечләр үсемлекләрне кулдан серкәләндергән, июльдә беренче карбызны ашап караганнар. Ике төрле сорттагы 6 үсентедә 8 карбыз өлгергән. Иң зурысы – 1 килограммлы.
Узган ел әлеге станциядән 28 килограммнан артык помидор һәм борыч җыеп алынган, тиздән кыяр өлгерергә тиеш. Туфраксыз, кояшсыз фитокомплекста үсемлекләр үстерергә өйрәнү киләчәктә алга китәчәк.
Комментарийлар: