Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

Хикмәтле тау

Таиландтагы могҗизалы тау җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне үзеннән-үзе үстерә һәм ел буена бөтен бер район халкын тәэмин итә. Җирле халык аны Ашарга яраклы тау дип йөртә. Тау итәгендә берничә авыл урнашкан. Калкулык тулысынча җиләк-җимеш агачларына һәм куаклыкларга төренгән, гади чирәм урынына исә, яшелчәләр һәм әнис, петрушка, рәйхан кебек, тәмләткеч үләннәр үсә. Беренче карашка тау хуҗасыз бакчаны хәтерләтә. Әмма андагы һәр агач һәм куак ел әйләнәсе җимеш бирә. Галимнәр әлеге тауны кат-кат тикшерсә дә, аның серенә төшенә алмаган, бары тик бер генә нәрсәне ачыклаган: тау бары тик үзенә генә хас сортлы җимеш һәм яшелчә үстерә, әлар башка беркайда да очрамый.

    

Тылсымлы җимеш

Көнбатыш Африкада гаҗәеп җиләк үсә. Аны «miracle fruit » - тылсымлы җимеш яки баллы җиләк дип йөртәләр. Гөлҗимешкә бераз охшаган кызыл төстәге җиләкнең тәме татлы да, баллы да түгел. Әмма аны ашасаң, шуннан соң бер сәгать буена кабып караган бөтен нәрсә бик баллы тоела икән. Хәтта кабыгы белән ашаган лимон да ширбәт кебек татлы була. Әлеге җимешләрдәге миракулин һәм гликопротеин матдәләре телдәге рецепторларга әнә шулай тәэсир итә. Баллы җиләкне Африкадан кайтарту да, эшкәртү дә бик кыйммәткә төшә.

 

«Акыллы» авторучка

Германиядә «акыллы» авторучка уйлап тапканнар. Язу барышында хата киткән очракта, ул махсус сигнал бирә. Ручканы уйлап табучылар Фальк һәм Мэнди Вольскилар әйтүенчә, аларның уллары хат язарга утыргач та, беренче сүздән үк хата ясый башлаган. Балага ярдәм итү максатыннан, алар эченә датчик урнаштырылган ручка уйлап тапканнар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...