Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

КӘНӘФИ-КИЕМ

Япониядә уңайлы кием уйлап тапканнар. Хәзер арыганда утырып торырга урындык та эзлисе юк. Кәнәфи капчыкны йомшак җиһазлар ясый торган компания чыгара башлаган. Капчык-кәнәфи 5 кг авырлыкта. Аны кигәч, теләсә кая утырып, ятып була икән. Әлеге кием тән формасын ала, бу исә төрле позицияләрне кабул итеп бер торыштан икенче торышка үзгәрү мөмкинлеге бирә. Ул якынча 5 000 сум тора.

 00.png

АКЫЛСЫЗ СӘГАТЬ

Акыллы сәгатьләр адымны саный, пульсны нормада тотарга ярдәм итә, кан басымын үлчи, йокыны контрольдә тота. Япониядә исә акылсыз сәгать чыгара башлаганнар. Ул кыйммәтле акыллы сәгатькә охшаган, тик дисплей урынына кара пластик беркетелгән, хәтта ул сәгатьне дә күрсәтми икән. Аны, акыллы сәгатем бар, дип мактанасы килүчеләр сатып ала, имеш. Ул 250 сум тора.

 3.png

ГИГАНТ АЙСБЕРГ

Антарктидада Брант бозлыгыннан гигант айсберг кителгән. Бу хәл Бөекбритания тикшеренүчеләре эшләгән “Галлей станциясеннән 19 чакрымда гына булган. Айсбергның калынлыгы – 150 м, мәйданы – 1550 кв. км. Бу – үзе бер Лондон кадәр диярлек. Айсберг “Бездна 1” бозлыгын урталай ярган. Аның эрү, таркалу процессы берничә елга сузылырга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...