ПАТША ЧЕЛӘНЕ
Африканың кеше үтә алмаслык сазлыкларында кит башлы, оча торган динозаврга охшаган сәер кош яши. Патша челәне (королевская цапля) 1849 елда ачыклана. Патша челәне дигән атама соңрак барлыкка килгән, икенче төрле аны “китбаш” дип йөртәләр. Чынлыкта челәннең динозаврга бернинди катнашы юк, ул пеликансыманнар семьялыгыннан. Әлеге кош Көньяк Судан һәм Заирдагы сазлыклы урыннарны үз иткән.
Бу шактый зур кош, буе - 1,2 метр, авырлыгы - 7 кг га, канат колачы 45 метрга җитә. Аяклары озын, көчле, сазлыкта яшәргә яраклашкан. Ботинкага охшаган томшыгы балык тотарга җайлашкан. Кыяфәте куркыта торган булса да, патша челәне усал түгел, кешеләр янында үзен тыныч тота. Бу кошка югалу куркынычы яный.
ЧҮЛДӘ БАКЧА БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК
Согуд Гарәбстаны дөньяда иң зур ботаника бакчасы ясый. “Шәех Абдалланың халыкара бакчалары” проекты ярымай формасындагы ике бинадан тора. Мәйданы - 2 млн. квадрат метр. Ботаника бакчасында дөньяның төрле почмакларыннан китерелгән 1750 дән артык төрдәге үсемлек урын алачак. Барлыгы 500 меңнән артык үсемлек үсәр дип планлаштырыла. Шулай ук ботаника музее да оештырылачак. Бакча яртылаш әзер, аны 2024 елның октябрендә ачарга ниятлиләр.
ИҢ КЕЧКЕНӘ БУЙЛЫ КЫЗ
Россиянең иң кечкенә буйлы кызы – Курск өлкәсендә яшәүче Полина Скорик быел мәктәпне тәмамлаган. Кызның буе 80 см, гадәттә, 2 яшьлек баланың буе шундый була. Аңа табиблар “аноксетическая дисплазия” диагнозы куйган. Бөтен дөньяда мондый диагнозлы кешеләр 10нан артмый, илдә исә ул бердәнбер. Аны “Курск дюймовочкасы” дип йөртәләр. Авыр булса да, кыз гадәти мәктәптә укыган. Якыннары, сыйныфташлары ярдәм иткән. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Полина “Доктор Рихтер” сериалында төшкән.
Комментарийлар: