Даниядә этләр җигеп йөриләр...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Даниядә этләр җигеп йөриләр...

Даниядә этләр җигеп йөриләр...
Ерак юлларны үтәр өчен безгә машина һәм тимер канатлы кошлар ярдәмгә килә.

Шаяннар, ә сез этләрне җигеп йөрү турында ишеткәнегез бар идеме?

Булмаса, әйдәгез бергәләп әлеге һөнәр белән танышып китик.

 Этләр кешеләрнең тугры дуслар рәтенә керәләр. Алар турында төрле мультик, кинолар төшерәләр. Мәсәлән, “Балто” мультфильмында җигелгән этләр 1000 чакрым юл үтеп, балаларга кирәкле дарулар алып кайталар.

Галимнәр әйтүенчә, этләрне инде якынча 7800-8000 еллар элек үк җигә башлаганнар. Ә җигелгән этләр белән бергә  үткән иң озын юл 10 000 чакрымны тәшкил итә. Моны истә калдырырга кирәк. 

Даниядә исә, эт җигеп йөрү гадәти сәнгать төренә керә. «Dansk Polarhunde» клубында, этләрне махсус әлеге һөнәргә өйрәтәләр.

 Даниядә 2019 елның 1 гыйнварыннан эт җигү рәсми рәвештә транспорт төре дип игълан ителәчәк дип көтелә. Димәк, Дания халкы машина белән генә түгел, ә этләр җигеп, ерак юлларга чыга башлаячак, менә сиңа мә..

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...