Өйдә уку рәхәтме?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Өйдә уку рәхәтме?

Өйдә уку рәхәтме?

        Бүген мәктәптә дистанцион укулар башланганга 4нче көн. Кайбер уку йортлары инде узган атнада ук бу эшкә кереште. Яңача белем алу турында “ШАЯН балалар” тапшыруларын алып баручылар һәм каналыбызның кайбер әниләреннән сораштык.

Инсаф.jpg

Инсаф Галияхметов, КФУ студенты: “Дистанцион уку технологияләрнең нинди зур үсеш алганын күрсәтә. Әмма авырлыклар да очрый. Мәсәлән, технологияләр үсешкә ирешкән, әмма бу программалар 100% стабиль эшли дигән сүз түгел. Программалар авыр ачыла, видео, тавыш белән проблемалар килеп чыга. Уңай яклары: дәрес процессы төрле форматта үтә, видеолар кулланып, төрле аудиоматериаллар, китап-мәкаләләрдән өзекләр күрсәтеп була. Аларны сыйныфтагы барлык бала да күрә, куллана ала. Дәрес барышын яктыртып, ямьләндереп җибәрү өчен, төрле фонннар куярга була. Дәрес күңелле нотада башланып китә, ахырына кадәр позитив кәефтә үтә”.


Зилэ.jpg

Зилә Хәбибуллина, Мәскәү районының 12нче номерлы гимназия укучысы: “Дистанцион уку бик ошый. Беренче көннәрдә үк компьтер һәм сайтлар белән эшне аңласаң, барысы да җиңел. Сыйныф эшен һәм өй эшен тиз генә язып җибәрә алам. Гомумән, барлык эшне 3-4 сәгать эшендә эшләп бетерәм. Миңа бу формат белем алу да ошый. Ләкин мәктәп мохите җитми, дусларны, укытучыларны сагынам”.


Искэндэр.jpg

   

Искәндәр Гыймалтдинов, Вахитов районының 27нче номерлы гимназия укучысы: “Дүрт көн эчендә дистанцион уку турында күпмедер нәтиҗә ясарга була. Күбесенчә балалар өй эшенә зарлана. 10 А сыйныф укучысы Руслан: “Өй эшен күп бирәләр. Тик укытучылар да безнең хәлгә керергә тырыша. Мәсәлән, беренче ике көн өчен, безгә барлык дәресләрдән яңа бүлекне дәфтәргә язып өйрәнергә кирәк иде. Укытучылар белән сөйләшкәч, өй эшен азрак бирә башладылар”, – дип фикерләре белән уртаклашты. Безгә мөстәкыйль укырга өйрәнергә, укытучыларның ышанычын акларга кирәк. Өйдә укып, күп вакытны белем алуга, дәресләрне үзләштерүгә багышларга була. БДИга әзерләнү өчен дә вакыт күбрәк. Шулай да тизрәк мәктәптә укыйсы килә”.

Роза.JPG

Роза Әдиятуллина, “ШАЯН ТВ”ның дубляж студиясе җитәкчесе: “Мондый укуның уңай якларына килгәндә, мәктәпкә ерак барасы юк, йокы бүлмәсеннән бары 5 адым гына. Шаярам, болай дәресләр тиз һәм кызыклы үтә. Балалар компьютерны тагын да яхшырак үзләштерә башлады. Өй эшен, биремнәрне фотога төшереп, турыдан-туры укытучыга җибәрәләр. Укытучы билге куеп, яңадан кайтара. Бик кызык. Төшке аш вакыты, тәнәфес тә бар. Дәресләр дә иртәрәк бетә. Тискәре яклары: теманы аңлап бетермәскә мөмкин, шуңа без ярдәмгә киләбез. Әле ярый беребез – гуманитар, икенчебез төгәл фәннәр буенча көчле. Нишләп бетәр идек?! Укытучыларга эшләре өчен зур рәхмәт!”

айс.jpg

Айсылу Җамалиева, “ШАЯН ТВ”ның PR бүлек җитәкчесе: “Дистанцион уку – укучы өчен дә, әти-әниләр өчен дә, белем алуның яңа этабы, яңа формасы. Әгәр син эшләмисең, өйдә генә утырасың икән, бу – бик зур плюс, әлбәттә. Баланың нишләгәнен: теманы үзләштергәнме, юкмы, шуны аңларга; шунда ук өй эшен эшләгәнме, контрольдә тотарга була. Әгәр өйдә торып эшлисең икән, монда авырлыклар килеп туа. Балага теманы да аңлатырга, биремнәрне дә чишәргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай ук бу белем бирү платформасы әле эшләнеп тә бетмәгән. Шуңа күрә укытучыларга да, укучыларга да, әти-әниләргә дә авыр. Балага инде мәктәп формасын кимичә уку, теләсә кайсы вакытта торып, аш бүлмәсенә чыгып керә алу бик ошый”.

IMG-20200409-WA0058.jpg

Гөлназ Газизҗанова, “ШАЯН ТВ” каналы режиссеры: “Безнең кызыбыз Самирә белән фикерләребез туры килә. Кызым да, укытучыны күрәсем килә, алай күбрәк тә аңлашыла, ди. Бүген укытучы микрофоннарны сүндерергә кушты һәм үзе генә аңлатты. Ләкин онытылып китеп, укучылардан сорый. Бер яктан, укытучыны ишеткәч кенә җиңел, тема да аңлашыла. Икенче яктан кире элемтә юк. Балалар җавап бирә алмый. Ә укуның беренче көннәрендә укытучы да аңлата, балалар аңлап бетермәгән урыннарын параллель рәвештә әти-әниләр дә аңлата. Нәтиҗәдә шау-шулы дәрес барлыкка килә. Укытучыны күреп, сораулар биреп, кара-каршы укуны берни дә алыштыра алмый. Мин имтиханнарга килгәндә дә, шундый ук фикердә. Укучы белгәнен дәлилли ала”. 

IMG-20200409-WA0029.jpg

Амелия Нигъмәтуллина: “Дистанцион укуның тискәре якларын санап китәсем килә. Беренчедән, дусларым белән җанлы аралашу җитми. Икенчедән, кайбер уку платформалары начар эшли, кайберләрендә җаваплар да сакланмый. Уңай якларына килгәндә, дәресләр 30 минут кына бара. Тәнәфесләр – 15 минут! Өй эшләрен әзерләү өчен дә вакыт та күп”. Амелиянең фикерләренә әнисе дә: “Мондый уку балаларыбыз белән тәүлек әйләнәсе бергә булу мөмкинлеге бирә. Ләкин укучылар дусларын, укытучыларын сагына”, – дип өстәде.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...