Бөтен дөнья татарча яза!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бөтен дөнья татарча яза!

Бөтен дөнья татарча яза!
19 октябрь көнне татар халкы дөрес язу осталыгын тикшерәчәк. Иртәгә «Татарча диктант» акциясе уза. 
Быел дүртенче тапкыр уза торган акциядә 22 ил һәм 42 төбәк катнаша. «ШАЯН ТВ» каналы да мондый чаралардан читтә калмый. Чөнки безнең максат бер – барыбыз да туган тел сагында! Без Казан шәһәре Яңа Савин районының 177 нче лицеенда язачакбыз. Диктант текстын каналыбызның башкарма директоры, баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова укыячак. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәкми! Башлана 13:00 сәгатьтә. Килегез, көтеп калабыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...