Ярканатлар турында кызыклы фактлар сезгә әлеге гадәти булмаган җан ияләренең яшәү рәвеше турында яхшырак белергә ярдәм итәр. Бу хайваннарның барлык төрләре дә төнге вакыт аралыгында актив, ә аларның рационы исә күптөрле. Бер төркем очучы тычканнар үсемлек азыгы белән туклануны өстен күрсә, икенчеләре исә хайваннарның канын эчә.
* Ярканатлар төнлә генә актив яшәү рәвеше алып баралар, көндезге вакытта алар караңгы һәм тыныч урыннарда башларын түбән игән килеш йоклауны хуп күрәләр.
* Еш кына очучы тычканнар бөҗәкләр белән туклана, ләкин алар рационына еш кына җиләк, бака һәм хәтта кечкенә кош-кортлар да керә.
* 1 сәгать эчендә ярканат 600 черки ашый ала.
* Очучы тычканнарның ашказаны үсемлек азыгын 20 минут эчендә эшкәртергә сәләтле.
* Очучы тычканнарның күзләре бик яхшы күрә, шуңа да карамастан, алар ешрак үзләренең ишетү сәләтләренә таяналар. Безнең колакка барып җитә алмаган түбән дәрәҗәдәге авазларны ишетеп, алар корбаннарының кайтавазларын эләктереп алалар.
* Ярканатлар үзара ультратавыш ярдәмендә аралашалар һәм хәтта бергә җырларга да мөмкиннәр.
* Төрле халыкларда очучы тычканнар төрле куркынычлар яки хорафатлар белән ассоциацияләнгәнлектән, әлеге хайваннарга юкка чыгу куркынычы яный.
* Шунысы кызык, Рәсәй территориясендә тереклек итүче ярканатлар бары тик черкиләр белән генә туклана. Шул сәбәпле алар бернинди дә куркыныч тудырмыйлар.
* Очучы тычканнарның иң вак төрләре берничә грамм гына авырлыкта, ә менә зурлары 1,6 кг га кадәр җитәргә мөмкин.
* Ярканатлар үз тәннәрен ау процессында җылыта ала һәм, киресенчә, йоклаганда тулысынча диярлек боз халәтенә әверелдерә ала.
* Бу хайваннар башларын аска иеп ял итәргә яраталар, аларга бу рәвешле очып китү уңайлырак.
Комментарийлар: