Панда - дөньядагы иң сөйкемле аюларның берсе. Без алар турында ниләр беләбез? Әлеге аклы-каралы пандалар барысы да бамбук белән генә тукланалармы икән?
* Панданың күзе янындагы кара таплар башта түгәрәк формасында була, үсә барган саен, алар тамчы формасын ала.
* Зур пандалар бик яхшы йөзәләр.
* Кыргый табигатьтә зур панданың уртача гомер озынлыгы 15-20 ел тәшкил итә. Тоткынлыкта исә зур пандалар 30 яшькә кадәр яши ала.
* Пандалар таудан шуарга яраталар. Күңелле вакыт уздырудан тыш, алар шул рәвешле йоннарына ябышкан ботаклардан котылырга тырышалар.
* Пандалар туры басып тора алалар, ләкин аларның кыска арт аяклары гәүдәне тотып тору өчен җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел. Панданың сөякләре шул ук зурлыктагы башка хайваннарның сөякләренә караганда ике тапкырга авыррак.
* Пандалар чалыш аяклы, алар алгы тәпиләрен эчкә борып йөриләр.
* Әлеге җан ияләре тиз йөгерә алмыйлар.
* Зур панданың авырлыгы 90-135 кгны тәшкил итә.
* Пандалар барлыгы 11 төрле тавыш чыгара беләләр.
* Зур панданың 42 теше бар.
* Панда көненә 14-16 сәгать чамасы вакытын бамбук белән тукланып үткәрә.
* Бу хайванның ашкайнату системасы бик уникаль, ул аңа бамбукның каты җепселләрен дә эшкәртергә мөмкинлек бирә.
* Пандалар көненә 30 килограммга кадәр бамбук ашарга мөмкин.
* Панданың балалары сукыр булып туа, алар 90нан алып 130 граммга кадәр авырлыкта булалар.
* Панда мехындагы ак төстәге рәсем аларга әйләнә-тирә белән кушылып, дошманнардан сакланырга ярдәм итә.
Комментарийлар: