13 июньдә алтын камкалар көне билгеләп үтелде. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки әлеге чорда бөҗәкләрнең активлыгы башлана. Ә тагын әле бу көн – гаҗәеп камкалар турында күбрәк белү өчен менә дигән сәбәп!
* Алтын камка үз гомерләрендә 5000 коңгызга кадәр ашый ала.
* Алар бер елга якын яшиләр, ә кайбер төрләре өч елга кадәр яшәргә мөмкин.
* Алтын камканың 5000гә якын төре билгеле. Алар кызыл, сары, коңгырт, хәтта кара төстә булалар.
* Алтын камкалар кешеләр өчен агулы түгел, ләкин кайбер кешеләрдә аларга аллергия булырга мөмкин.
* Әгәр әлеге бөҗәкләргә куркыныч янаса, аларның тәпиләреннән коточкыч тәмсез исле сок чыга, шуңа күрә ерткычлар аларны ашарга ашыкмый.
* Алтын камкалар көненә 50 гөбләгә (тля) кадәр ашый ала.
* Алтын камкаларның кызыл тышчасы аларның канатларын саклый. Бу бөҗәкләргә тиз очарга ярдәм итә. Шулай ук ерткычларны да куркыта икән.
* Алтын камкалар үзләрен дошманнарыннан саклау өчен, үлгән булып кыланалар. Бу акыллы бөҗәкләр аякларын тышчалары астына яшерәләр һәм хәрәкәтләнмиләр. Болай эшләгәндә, ерткычлар кечкенә коңгызларны сизмиләр дә.
* Көз һәм кыш көннәрендә алтын камкалар йокыга талу өчен, еш кына төркемнәргә җыелырга яраталар.
* Бу коңгызлар коелган яфраклар астында һәм төрле ярыкларда кышлыйлар.
* Алтын камкалар очкан вакытта канатларын секундына 85 тапкырга кадәр кагалар.
* Алтын камка никадәр өлкәнрәк булган саен, аның аркасында таплар шулкадәр азрак.
Комментарийлар: