Күзгә күренми һәм ишетелми торган сукыр тычканнар бөтен җирдә диярлек бар. Бары тик алар җир астында яшиләр, шуңа күрә без аларны бик сирәк сизәбез - җир өстенә бу хайваннар менми дә диярлек. Җиргә менү аларга бөтенләй дә кирәкми, чөнки табигать аларны җир асты яшәешенә идеаль рәвештә яраклаштырган.
* Сукыр тычканнарның йоннары үзләренә пычракны һәм юешне сеңдермәве белән аерылып тора.
* Сукыр тычканнарның оясы яфрак, үлән һәм мүк түшәлгән өннән, катлаулы юллар системасыннан гыйбарәт. Тоннельләрнең озынлыгы 100-200 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
* Сукыр тычканнар кышкы йокыга талмыйлар, җирдә йоклап яткан бөҗәкләрне һәм аларның личинкаларын эзлиләр. Ләкин елның салкын вакытында азык табу күпкә авыррак булганлыктан, азык запасын алдан ук әзерләп куялар.
* Сукыр тычканнар, нигездә, яңгыр суалчаннары, бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, моллюсклар, үрмәкүчләр белән туклана.
* Бу хайваннар балаларын үсеп җиткәнче сөт белән туендыралар.
Рәсем Яндекстан алынды
* Киң таралган мифка карамастан, сукыр тычканнарның күзләре бар, һәм алар сукыр түгел.
* Сукыр тычканнарга даими рәвештә ашарга кирәк. Әгәр бу хайваннар ашамаса, 15-16 сәгатьтән соң алар ачлыктан үләчәк.
* Бу хайваннар исләрне бик яхшы сизәләр. Аларның сизгер борыннары азыкны хәтта җир астында да табарга мөмкинлек бирә.
* Сукыр тычканнар “кара көн”гә запас туплыйлар. Кайбер складларына берничә килограммга кадәр азык җыялар.
* Табигый дошманнары: көзән, ас, ябалак, карчыга.
* Сукыр тычканнар корткыч бөҗәкләрне, коңгыз личинкаларын һәм башка коңгызларны юкка чыгарып файда китерәләр.
* Әлеге җан ияләренең җир казуы туфракның дымлануына булышлык итә.
Комментарийлар: