ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

Йомраннар гомерләрен катлаулы оялар төзеп үткәрәләр. Аларны еш кына “болын этләре” дип атыйлар. Йомраннарны ерактан ук күрергә мөмкин, чөнки алар һәрвакыт арткы аякларына басалар һәм үзләренә куркыныч янаганын белү өчен еракка карап торырга яраталар.

* Дөньяда 38 төр йомран бар, шуларның 9ы Россиядә очрый.

* Бу кечкенә кимерүчеләр тиеннәрнең якын туганнары булып торалар, ләкин, алардан аермалы буларак, далаларда, тундрада һәм болыннарда яшәүне кулай күрәләр.

* Йомраннар кырыс климатта яшәүгә яхшы җайлашканнар, аларны хәтта Төньяк Поляр түгәрәгендә дә очратырга мөмкин.

* Әлеге хайваннар елый беләләр. Ниндидер хискә бирелгәнлектән түгел, ә күз бизләре шулай корылганлыктан.

* Йомраннарның оялары бик озын - 15 метрга кадәр, тирәнлеге исә 3-4 метрга кадәр җитә. Аның иң мөһим өлеше булып, махсус “йокы бүлмәләре” санала.

00.jpg

* Кайбер йомраннар кышка йокыга тала, ләкин барысы да түгел - бу аларның яшәү урыннарына бәйле.

* Бу хайваннарның барлык төрләрендә дә бер кызык гадәт бар – үзләренә куркыныч янаганын күрү белән, алар арткы аякларына басалар һәм кызык итеп сызгыралар.

* Йомраннарның күзләре начар күрә.

* Койрык очында әлеге җәнлекнең үзенә генә хас сизгер билгеләр урнашкан, алар йомраннарга җир асты юлларында ориентлашырга мөмкинлек бирә.

* Йомраннар хәтта агулы еланнардан да курыкмыйлар, бигрәк тә балаларын яклау турында сүз барганда.

* Бу кимерүчеләр көненә 2 тапкыр ашыйлар: иртән һәм кичен.

* Йомраннар уртача 3 ел яши, әмма 8 яшькә җиткән очраклар да була.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...