24 Ноябрь 2019
Бүген бик күркәм бәйрәм — әниләр көне! Барлык әниләрне дә котлыйбыз!
Салкын көздә табигатькә
Яз китерә бу бәйрәм.
Саран кояш нурларында
Наз китерә бу бәйрәм.
Йөзләргә елмаю сибә,
Нур өләшә күңелгә,
Өйләргә сыймый, дөньяга
Җыр – моң булып түгелә.
Әниләр бәйрәме бүген –
Бәйрәмнәрнең олысы.
Һәр туган яңа таң өчен
Без әнигә бурычлы.
Тәбрик итик әниләрне,
Юллыйк ихлас теләкне.
Гомер язын бүләк иткән
Ана – тормыш терәге.
Комментарийлар: