Халыкара кино көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Халыкара кино көне!

Халыкара кино көне!

Бүген, 28 нче декабрь, бөтен дөнья Халыкара кино көнен билгеләп үтә. Нәкъ шушы көндә бертуган Люмьерлар тарафыннан беренче синематография сеансы үткәрелде.

1895 нче елның 28 нче декабрендә Парижда Люмьерлар киң җәмәгатьчелеккә дөньядагы беренче кыска метражлы фильмны тәкъдим итәләр. Фильм «Прибытие поезда на вокзал Ла Сьота» дип атала. Шул ук елда аларга «Синематограф» аппараты хокуклары тапшырыла.

Беренче Рәсәй фильмы премьерасы 1908 нче елның 15 нче октябрендә уза. Тамашачылар режиссер Владимир Ромашковның 7 минутлык «Понизовая вольница» сүзсез сурәтен күрәләр. Ул Стенька Разинның «Из-за острова на стрежень» җырына нигезләнеп төшерелгән була.

 

 

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...