1 Апрель 2022
Яз исе! Кояш елмая! Кошлар сайрый. Елмаясы, көләсе генә килеп тора!
1 апрель - Халыкара Көлке көне.
Көлке көне дөньяның бар илләрендә дә нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көнне без шаярабыз, көләбез, уйныйбыз!
Көлү бик файдалы. Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Кеше бер секунд кына елмаеп алса да 1 килограмм ит ашаганга тиң энергия ала.
Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
Шаярыгыз, көлегез - файдасы күп белегез!
Комментарийлар: