9 май – Бөек Җиңү көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

9 май – Бөек Җиңү көне!

9 май – Бөек Җиңү көне!

1941 елның 22 июнь иртәсе халкыбыз хәтерендә мәңге уелып кала.

Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Авырлыклар, югалтулар белән тулы 1418 көн һәм төн.. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, балалар - әтиләрен яуга озаталар/

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга күп еллар үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган каһарманнарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылый. Ватаныбызны дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән җуелмаячак.

Зәңгәр күктә якты май кояшы балкый. Ул гел шулай балкысын иде. Дөньялар тыныч, илләр имин, күкләр аяз булсын иде!

Бөек Җиңү көне белән!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...