«Балачак җыры» концерты Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбендә гөрләп узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концерты Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбендә гөрләп узды!

«Балачак җыры» концерты Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбендә гөрләп узды!

«ШАЯН ТВ» каналы үзенең сәләтле балалары белән берлектә нәни дусларының күңелен яулавын дәвам итә һәм балалар өчен өр-яңа җырлар белән сөендерә! Бүген исә чираттагы «Балачак җыры» концерты Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбендә узды. Гадәттәгечә, тамашачыларыбыз бик җылы итеп каршы алдылар һәм кайнар алкышларга күмделәр.

Концертны карарга башкаланың мәктәп-гимназия укучылары җыелды. «Сәйлән» фестивале йолдызлары исә «Балачак җыры» бәйгесенең популяр хитларын башкарып, тамашачыларның күңелен күрделәр.

ef7e65f2-8969-47f9-bda1-9ee692496c6a.jpg

Залда хөрмәтле кунаклар да үз урыннарын алдылар. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, РФ атказанган укытучысы Кадрия Рәес кызы Идрисовада бар иде.

«ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары да тамашачыларыбызны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр.

39d3f37a-4732-4df1-af84-7690f12147e6.jpg

Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде.

Онытылмаслык, бик күңелле булды әлеге бәйрәм! Күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте! Тамашачыларыбыз да канәгать калды!

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...