Блогерлар җыелган җирдә...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Блогерлар җыелган җирдә...

Блогерлар җыелган җирдә...

        Блогерлар үз язылучылары, билгеле шәхесләр белән очрашырга, төрле чараларда катнашырга мөмкин. Ә менә блогерларның блогерлар белән очрашуы сирәк күренеш. Тик "ШАЯН ТВ" каналы өчен түгел, чөнки бездә даими рәвештә мондый очрашулар уза. Әйе, әйе, безнең яшь блогерлар үзара тәҗрибә уртаклаша, үзләренә генә хас серләре белән бүлешә, бер-берсенә киңәшләр бирә.
        14 февраль көнне узган очрашу да бик үзенчәлекле булды. Беренчедән, Биектау, Арча районнарыннан да яшь блогерлар килде, икенчедән, чарада танылган татар блогеры, "Кызык-мызык" проекты авторы Илназ да катнашты. Ул яшьләрнең сорауларына җавап биреп, социаль челтәрләрдә дусларны арттыру серләре белән уртаклашты, постларны кую вакыты һәм кайсы темага язылган постларның аеруча яратып укылганын әйтте.
          Хәзерге көндә бик күп социаль челтәрләр белән беррәттән, тик-ток та зур уңыш казанып килә. Ул балалар һәм яшьләр арасында аеруча популяр. Без дә заман белән бергә атлыйбыз. Тамашачыларыбызны да безнең социаль челтәрләргә, ютубтагы каналыбызга, тик-токка язылырга чакырабыз. Бүгенге очрашуның нәтиҗәсе булып, балалар һәм Илназ тормышка ашырачак уртак проект тора. Тагын бер кат шуңа инандык: мондый очрашулар яңа идеяләр тууга, киләчәккә зур планнар корырга һәм яраткан тамашчыбыз, безне карап баручы һәркем өчен тырышып эшләргә этәрә!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...